Ни кызганыч, “начар сыйфатлы” категориясенә керүче товарлар көндәлек тормышта һәркайда, сәүдә нроктасының статусы нинди булуга карамастан, очрап торалар. Сатып алучыларга вакыт-вакыт сатып алган әйберләрендәге вак-төяк кимчелекләр,шулай ук күзгә ташланып торган брак белән бәрелешергә туры килә. Андый әйберләр белән нишләргә? Моңа төкереп карарга, аның белән килешергә һәм онытырга мөмкин. Ләкин Россия законнары гражданнарга башка мөмкинлекләр бирә, алар арасында сыйфатсыз товарны кире кайтару процедурасы күпчелек сатучылар өчен чиктән тыш күңелсез.
Сатып алынган товарда кимчелекләрне тапканда кулланучыларның хокуклары “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законда, атап әйткәндә, аның 18 нче маддәсендә билгеләнгән. Теләсә кайсы Россия кешесе сатып алынган әйбернең сатучы әйтми калдырган җитешсезлеген күреп, сатучыдан аны алмаштыруны, ташлама ясауны, җитешсезлекләрен бетерүне, сатып алу-сату килешүен өзеп, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.