Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск районына килде

2017 елның 25 августы, җомга

Җомга көнне, 25 августта, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  башлык Владимир Козонков белән Алексеевск районы басулары өстеннән очып үтте.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Марат Готоф улы район кешеләренә урып-җыюның әйбәт баруы һәм 100 мең тонна ашлык суктырганнары өчен рәхмәт әйтте. Министрның сүзләренә караганда, Алексеевск республиканың  бөртекле культуралар урып-җыюда шундый күрсәткечләргә ирешкән өч районыннан берсе.

Владимир Козонков урып-җыюның барышы турында  бәян иткәндә кайбер хуҗалыклар урып-җыюны төгәлләп киләләр, дип билгеләп үтте. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыелган мәйданнар 80 процентны тәшкил итә. Тулаем район буенча бу күрсәткеч 60 процентка тигез. Уңышлылыкка килгәндә, районда ул һәр гектардан 37 центнерга якын чыга. Ә очрашу узган «Хәмитов» крестьян-фермер  хуҗалыгында уртача һәр гектардан 50 центнер алалар. Хуҗалыклар кайбер басулардан 60 центнердан да күбрәк  җыялар. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Олег Гайнуллин министрны һәм җыелучыларны хуҗалык басуларында үсүче культуралар белән таныштырды.

Министр киләсе атна урталарына хуҗалыклар борчак, арпа,  арыш һәм башка бөртекле культуралар урып-җыюны төгәлләсеннәр иде, дигән теләк белдерде, чөнки бу вакытка яңгырлар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International