Алексеевск районы яшь гвардиячеләре “Донор көне” акциясендә катнашты

2017 елның 25 августы, җомга

Дүшәмбе көнне, 14 августта, Алексеевск үзәк район хастаханәсе территориясендә (үзәк керү юлы) республика кан салу станциясенең мобиль кан әзерләү комплексы эшләде.
Хәзерге  заман медицинасында инновацион технологияләр, яңа буын препаратлар эшли, ләкин сәламәтлек саклауның торышы элеккечә үк аның учреждениеләрендә кирәкле кан запасы булу белән билгеләнә. Тормышыбызда кан тапшырудан да игелеклерәк эш юк. Кан тапшыручы донор гражданлык бурычын үти.
Акциядә теләге булган бөтен кеше катнаша алды – бары тик сәламәт булырга  һәм үзең белән паспортыңны гына алып килергә кирәк иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International