Роспотребнадзорның туристларга Коксаки вирусы һәм энтеровирус инфекцияләре буенча тәкъдимнәре

2017 елның 25 августы, җомга

Кулланучы хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төркия Республикасында сәламәтлеккә зыян турында вәкаләтле органның рәсми мәгълүматы уңаеннан Коксаки вирусын һәм башка энтеровирус инфекцияләрен булдырмау кагыйдәләрен искә төшерә.

Коксаки вирусы энтеровирус инфекцияләренә керә. Энтеровируслар түбән температураны җиңел кичерәләр, суда сакланалар. Инфекция чыганагы булып сәламәт яки авыру кеше тора. Вирус кечкенә балаларга су, азык, пычрак уенчыклар һәм пычрак куллар аша йога.

Роспотребнадзор Коксаки вирусы һәм энтеровирус инфекцияләре  белән авырулар килеп чыгуны булдырмас өчен туристларга түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим итә:

  • шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, ашар алдыннан, бәдрәфкә барганнан, йөреп кайтканнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга;
  • эчү өчен бары тик шешәдәге яки кайнаган суны гына файдаланырга;
  • ашамлыкларны саклаганда температура шартларын үтәргә, саклау срогы билгеле булган ризыкларны гына ашарга;
  • җиләк-җимеш, яшелчәләрне җентекләп юарга;
  • эпидемиологик хәл тотрыкланмыйча балаларның бассейнга йөрүен чикләргә;
  •  балаларның Коксаки вирусы һәм башка инфекцияләр булган отельләрнең бэби-клубларына баруларын чикләргә.

Хәлең начараюның беренче билгеләре күренү белән үк медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә. Әгәр билгеләр  Россиягә кайтканнан соң тагын күренсә, табибка, һичшиксез, кайсы илдә булуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International