Быел Татарстанда алты яңа мәктәп ачылачак

2017 елның 25 августы, җомга

2017 елның 24 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев рәислегендә  видеоконференция режимында Идел буе федераль округы төбәкләренең  гомуми белем оешмаларын яңа уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе булып узды.

Чарада  эшчәнлекнең тиешле өлкәсенә кураторлык итүче  төбәк башкарма хакимият органнары  җитәкчеләре, Роспотребнадзорның  территориаль идарәләре, Россия Эчке эшләр министрлыгы,   Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты.

Идел буе федераль округында  2017-2018  уку елында 9 730 гомуми белем оешмасының  (юридик зат) эшләве, анда 3 млн.нан артык кешенең укуы планлаштырыла.

Бу елның 1 сентябреннән  округның барлык төбәкләрендә (Удмуртия Республикасыннан кала)  төзеп бетергәннән соң 21 мәктәп (Татарстан Республикасында  – 6 учреждение, Саратов өлкәсендә – 3, Башкортостан Республикасында – 2, калганнарда –   1 әр) ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International