Алексеевск районының 33 яшьлек батып баручы хатын-кызын ведомстводан тыш каравыл хезмәте хезмәткәрләре судан тартып чыгарды, дип хәбәр итә ТР Росгвардиясе матбугат хезмәте идарәсе.
Судагы хәл турында дежур частькә иртән хәбәр итәләр. Совет урамыннан ерак түгел урнашкан урында Росгвардия патрулен җибәрәләр. Килгән хокук сакчылары ярдан 700 метрлар ераклыкта батучы кешене күреп алалар.
Килүчеләрнең берсе суга кереп, әлеге хатын янына кадәр йөзеп бара һәм аңа ярга чыгарга булыша. Медиклар зыян күрүчегә ярдәм күрсәтәләр, хастаханәгә салырга кирәк булмый. Росгвардия республика идарәсе җитәкчелеге хезмәткәрләрне бүләкләргә карар итә.