ТР мәгариф министры Алексеевск районында август конференциясендә катнашты

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне, 23 августта, Алексеевск районына республика Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы  Фәттахов килде.

Район педагогия хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышында муниципаль берәмлекләр рейтингында мәгариф өлкәсенең чиктән тыш түбән урын алып тору сәбәпләрен, шулай ук килеп туган хәлне чишү юлларын тикшерделәр.

Район үзәгенә килгәч, Энгель Фәттахов  район башлыгы Владимир Козонковның озата йөрүендә күптән түгел генә капиталь ремонт ясалган «Ромашка» балалар бакчасына бардылар. Мәртәбәле кунакларны ипи-тоз, дәртле җырлар һәм биюләр белән каршыладылар. Татар төркемендә тәрбияләнүчеләр туган телләрендә театраль чыгышларын күрсәттеләр

Кунаклар группаларны, йокы бүлмәләрен, азык-төлек блогын карадылар. Шуннан соң делегация аграр колледжга юл тотты. Сыйныф бүлмәләрен, өйрәнү тренажерларын (аларда булачак комбайнчылар һәм механизаторлар өйрәнә) карадылар. Энгель Нәвап улы колледжның матди базасына югары бәя бирде һәм яңа уку елында зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International