Дүшәмбе көнне Биләрдә күп еллар эчендә беренче тапкыр Бал Спасы бәйрәме булып узды.
Бал Спасы ел саен бер үк көнне – 14 августта билгеләп үтелә. Аны умарталарның кәрәзләре август урталарында тулып, умартачылар бал аертуга керешкәнгә күрә шулай атыйлар. Бу продукт чикләвек, яшелчә, җиләк-җимешләр белән бергә дингә ышанучыларның якындагы ике атнага төп ризыкларына әйләнә.
Мисал өчен, быел Биләр авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре көче белән авыл кешеләре өчен умартачыларның хуҗалыкларында аертылган бал күргәзмәсе оештырылды. Чараны үткәрүдә умартачылар Александр Пирожков һәм Владимир Никонов актив булышчылар булдылар.
Бәйрәм кунаклары өчен балның төрле сортларын татып карап, чәй эчү оештырылды. Өстәвенә умартачылык һәм балның файдасы турында «Чудо мёд» исемле китап күргәзмәсе дә үткәрелде.