Алексеевск районы иң яхшылар бишлегендә

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча15 августка Алексеевск игенчеләре бөртекле культуралар чәчү мәйданнарының 23,5 процентыннан артыгын җыеп суктырдылар.

Урып-җыю темплары буенча безнең район Татарстан Республикасы лидерлары бишлегенә керә. Бүгенге көндә  40 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. 10 мең гектардан артык мәйдан җыеп алынган. Уртача уңышлылык һәр гектардан 37 центнердан артык тәшкил итә.

 Көзге культуралар чәчүнең уңайлы агротехник сроклары  җиткәнлектән, район хуҗалыклары көзге культуралар чәчүгә керештеләр. Бүгенге көндә 700 гектарга якын арыш һәм 400 гектардан артык бодай чәчелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International