Айрат Хәйруллин: «Әгәр техникабыз күбрәк булса, урып-җыюны тизрәк бетереп булыр иде»

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстанда быелгы һава шартлары аркасында (чын җәй  бер айга соңрак башланды) игеннәрне урып-җыю узган елгы күрсәткечләрдән берникадәр артта калып бара.

Республика районнарында  планлаштырылганнан 17 көнгә соңрак башланган бөртекле куультураларны  урып-җыю республика,  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегендә борчылу тудыра.

ТР Министрлар Кабинетында шимбә көнне булып узган киңәшмәдә  республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләгәнчә, мәйданнарның нибары 11 процентка якыны гына урып-җыелган, ә былтыр бу күрсәткеч 70 процент булган. Гектарлар буенча:  әгәр быел156 мең гектар җыеп алынса, былтыр 1 миллион 120 мең гектар җыелган булган. Шул рәвешчә,  быел 595 мең тонна ашлык суктырылса, былтыр 3 миллион тоннадан артык суктырылган. Быел һәр гектардан 38 центнер уңыш алына. Биредә, әлбәттә, кемне дә булса гаепләү дөрес булмас иде. Без игеннәр  соң өлгерү сәбәпле суктыруга соңрак керештек, диде ул.

Хәлгә  РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин аңлатма бирде:

- Психологик яктан проблема шунда: соңгы җиде елда бездә урып-җыю 10 июльдән 20 июльгә кадәр башланды һәм 10 августтан алып 1 сентябрьгә кадәр тәмамлана да иде. Ләкин әгәр без яңгырлар күп яуган 2003–2006 елларны карасак, ул чакта бездә урып-җыю 3-4 августта башланды. Шуңа күрә катастрофа булмаячак, дип уйлыйм. Күрәсең, вакыт буенча климат үзгәреш кичергән. Мин ышанам:  көзге яңгырлар соңрак башланып, республика  урып-җыюны 15 сентябрьгә төгәлләячәк. Әлбәттә, техникабыз, югары квалификацияле комбайнчыларыбыз күбрәк булса, урып-җыюны тизрәк тә бетерер идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International