Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән “Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Бөтенроссия “Җиңү волонтерлары”иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге «Мәңгегә Россия гражданины» республика проекты кысаларында ачык смотр-конкурс (моннан соң конкурс) үткәрә.
Конкурсның максаты – яшьләрне гражданлык-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, патриотик чараларны үткәрү технологияләренә өйрәтү, аларны тарихи мирасны саклап калу һәм популярлаштыру эшенә тарту, шулай ук аларның патриотик эштә катнашуларын популярлаштыру.
Конкурста катнашырга патриотик эшне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы, конкурс үткәрелгән вакытта башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары булган иреклеләр чакырыла.
Контактлар:
Белешмәләрне, сорауларга җавапларны «Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы белгечләре ksddrt@ электрон адресы буенча бирә. Җентеклерәк мәгълүмат: http://tat.e-nkama.ru/news/758/55660/mail.ru яки 8(843) 2318224, 89376152237 телефоннары буенча.