Алексеевск районы башлыгының Мактау грамоталары белән «Алексеевск керамикасы»ААҖ белгечләре бүләкләнде.
Технологик контроль бүлеге начальнигы Штурмина Нина Петровна, тракторчы Гыймаев Фердинант Фәхретдин улы, тракторчы Гыймаев Фәнис Фәхретдин улы, пресслау операторы Еркиан Евгений Сергеевич, яндыру миче операторы Җаббаров Рифат Әнәс улы, слесарь Кәримов Равил Гарәфетдин улы, электрчы Комлев Вячеслав Витальевич, Сахаровка карьеры каравылчысы Рябов Алексей Анатольевич әлеге бүләкләргә Алексеевск районының төзелеш тармагында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне уңаеннан лаек булдылар.
***
Алексеевск районы башлыгының Мактау грамоталары белән «Стройдорсервис+» белгечләре бүләкләнде.
Архитектор Баһаутдинов Эдуард Алмаз улы, прораб Гайнуллов Фариз Искәндәр улы, мастер Гайсин Рамил Госман улы, маркетинг буенча директор урынбасары Закиров Марат Марс улы, балта осталары Макаров Сергей Анатольевич һәм Маркочев Сергей Сергеевич әлеге бүләкләргә Алексеевск районының төзелеш тармагында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне уңаеннан лаек булдылар.