Татарстанның иң каты тавышлы автомобильләре Алексеевскида җыелды

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

13 августта  Алексеевск штб.да  ике класс - «НОВИЧОК» һәм «ЛЮБИТЕЛЬ» класслары буенча автотавыш balalaika116 студиясе призларына һәвәскәрләр арасында автотавыш буенча ярышлар булып узды.

Алексеевскига  Татарстанның тугыз шәһәреннән һәм күрше Башкортостан Республикасыннан 50 автомобиль килде. Чараның зачет этабында 34 машина катнашты. Калган автомобильләр автотавыш кую белән профессиональ шөгыльләнүче берничә студиягә җыелды. Алар үз классларында профессионаллар дип саналучы иң яхшы автомобильләрен күрсәттеләр һәм ярышларда яңа катнашучыларга булыштылар.

- Без зур булмаган бистәбездә Татарстанда шундый чараларны үткәрү өчен рекордлы санда катнашучыларны һәм «шоукар»ларны җыя алдык, - ди чараны оештыручы Дамир Җиһаншин.  – Безгә шулай ук Башкортостан Республикасыннан катнашучы Илнур Хәбиров та килде. Аның беркайчан да Татарстанда булганы булмаган, һәм республикабыз белән шундый чарада катнашуы  аеруча күңелле.

Чараның программасы килгән барлык тамашачылар һәр машинаны аерым карый, анда утырып тора, истәлеккә  фоторәсемгә төшә яки видеога яздыра алырлык итеп исәпләнгән. Машиналарның  тавышын үлчәү ярышларның кульминациясе булды.

Түбәндәгеләр җиңүчеләр булдылар:

 "НОВИЧОК" классы:

1 нче урын - ВАЗ 2114 Илнур Хәбиров - 144.9 ( Туймазы шәһәре);

2 нче урын - ВАЗ 2114 Наилә Әблиева - 142.7 ( Казан шәһәре);

3 нче урын - ВАЗ 2114 Алмаз Гыймаев – 141 ( Казан шәһәре).

 

"ЛЮБИТЕЛЬ" классы:

1 нче урын - ВАЗ 2114 Гатилов  Алексей - 148.8 (Казан шәһәре);

2 нче урын  - Лада Калина Инвира Вәлиева - 148.2 (Түбән Кама шәһәре);

3  нче урын - ВАЗ 2114 Андрей Родин  - 147.7 ( Казан шәһәре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International