ЮХИДИга экскурсия

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

2017 елның 11 августында приютның  мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре – бик кызыксынучан һәм күп белергә теләүчән балалар. “Кайгырту” приюты тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләре Алексей  Шатков белән Алексеевск муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә экскурсиягә килгәннән соң район ЮХИДИ хезмәткәрләре дә моңа тагын бер кат ышандылар.

Әлеге визитның максаты  район ЮХИДИ хезмәткәрләре эше  белән кызыксыну һәм балаларда бистә урамнарында үзләрен грамоталы һәм мөлаем тоту культурасын тәрбияләү иде.

Яшь кунакларны ЮХИДИ инспекторы Руслан Шакиров каршылады. Мондый чарада беренче тапкыр катнашучы балалар дәүләт автоинспекциясенең хәзерге хезмәткәрләре белән сөйләшә алдылар.

Юл полицийскийлары укучыларга  үз эшләре турында сөйләделәр һәм алар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмә кордылар. Балалар шулай ук юллардагы һәртөрле тозаклар һәм төнлә ни өчен ут кайтаргыч элементлардан файдалану кирәклеге турында белделәр. Кызыклы әңгәмәдән соң юл-патруль хезмәте инспекторы Руслан Шакиров кунакларны урамга чакырды, анда патруль автомобилен күрсәтте. Махсус транспортның сигнал бирү һәм яктырту җайланмасы балаларда аеруча да соклану тудырды. Балаларның күбесе машинада утырып, үзләрен патруль хезмәткәре урынында итеп хис иттеләр һәм кычкырып сөйләүче сигнал бирү җайланмасының мөмкинлекләрен бәяли алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International