Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

25 июльдә районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе старт алды.
Әлеге изге эш 2006 елдан бирле оештырылып килә. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел беренче сыйныфка 323 бала барачак, шуларның 80 е - ярдәмгә мохтаҗ. Болар - күп балалы, аз керемле, инвалид балалары булган гаиләләр.
Ел саен әлеге изге эштә район оешмалары, фермер хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашып килә. Быел “Солнышко” кибете бу изге эштә актив эш алып бара. 
Әлеге хәйрия эшчәнлеге белән без нәни райондашларыбызга ярдәм итеп кенә калмыйбыз, ә яхшылык һәм гаделлекнең булуына да ышаныч тудырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International