Төзүчеләр көне белән!

2017 елның 11 августы, җомга

Хөрмәтле  төзелеш тармагы хезмәтчәннәре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр  көне белән котлыйм. Төзүче һөнәре – җәмгыятебездә иң әһәмиятле, хөрмәтле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Алексеевск районының төзү оешмалары бай тәҗрибәгә, данлы традицияләргә һәм куәтле потенциалга ия. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә районыбыз елдан-ел күркәмләнә бара. Кешеләрнең тормышын яхшырту өчен яңа торак өйләр, юллар, күперләр, кичүләр һәм башка социаль объектлар төзү дәвам иттерелә.

Һөнәри бәйрәмегез алдыннан алексеевскилыларга лаеклы яшәү шартлары булдыру өчен эшләгәннәрегезнең барысы өчен дә сезгә рәхмәт әйтәм. Сез үз һөнәрегез белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Сез төзегән объектлар күп еллар торачак һәм берничә буынга хезмәт күрсәтәчәк. Сез кешеләребезгә өй туйлары үткәрү шатлыгы бүләк итәсез һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрәсез.

Төзелеш тармагында эшләүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, планнарын тормышка ашыруда һәм яңа һөнәри биеклекләр яулауда уңышлар телим

Алексеевск муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International