Алексеевск районында бөртеклеләрне беренче урып-җыю башланды

2017 елның 4 августы, җомга

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәршәмбе көнне узган видеоконференциядә 2017 елгы урып-җыю кампаниясенә старт бирде.
Видеокиңәшмәдән соң район башлыгы Владимир Козонков һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре «Элита» хуҗалыклары басуларына юл тоттылар, анда беренче икмәк урып-җыелган иде. Уракның беренче көнендә арпа басуына ике комбайн чыкты.
Хуҗалык җитәкчеләренә һәм фермерларга мөрәҗәгать итеп, Владимир Константинович басуларда эшләүче техника санын көн саен арттырырга киңәш итте. Киңәшмәдә шулай ук хуҗалыкларда ашлык киптергечләрне файдалану турындагы мәсьәлә күтәрелде. Ә алар булмаган урыннарда юеш бөртекне элеваторларга озатырга кушты.
 Бүгенге көндә  районда  700 тоннадан артык ашлык суктырылды, уңышлылык һәр гектардан 30 центнерга якын тәшкил итә. Суктыруга «Алга» колхозында, «Востокзернопродукт»: «Төньяк Алексеевск» һәм «Биләр» хуҗалыкларында керештеләр. 3 августта  бөртекле культураларны җыеп суктыруда унбиш комбайн эшләде.
http://www.alekseyevsk.ru/ru/the-news/item/10516-v-alekseevskom-rayone-nachalas-pervaya-uborka-zerna.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International