55 ел

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск районының Войкино авылында яшәүче  Валентина Михайловна белән Виктор Иванович Удальцевларның гаилә корып яши башлауларына 55 ел. 1962 елда Виктор Иванович үзенең гомерлек ярын очрата.

Валентина Ивановна 40 елга якын балалар бакчасында тәрбияче була, Виктор Иванович шуның кадәр үк диярлек вакыт мастер булып эшли. Тамара исемле бер кыз тәрбияләп үстерәләр, ике оныклары, бер оныкалары, ике оныкчыклары бар.

Гаиләдә һәркем үзенең ниндидер бер яраткан  эше белән мәшгуль. Валентина Ивановна бик уңган хатын, һәрчак тәмле бөккәннәр пешерә,бакчаларында  яшелчәләрдән мул уңыш үстерә. Ә Виктор Ивановичның яраткан хоббие – кармак белән балык тоту.  Алар икесе дә «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International