«Төн геройлары ярышы»

2017 елның 1 августы, сишәмбе

«Төн геройлары ярышы» катнашучыларга яңа актив ял  көннәре тәҗрибәсен -  каршылыклы экстремаль узышулар һәм  төнге матур тамаша тәкъдим итә.

Йөгерү формаларын алмаштыру «геройлар ярышы»н тагын да мавыктыргычрак вакыйгага әйләндерә: юлда төрле-төрле утлар, яктыртылган каршылыклар, музыкаль бизәлеш – күпме адреналин, күпме драйв. Инде күпләргә таныш 10 километрлы 23 каршылыклы юл «герой»лар өчен яңа ягы белән ачылып китә. Катнашучыларны  ачык ут тамашасы һәм чын мәгънәсендә төнге маҗаралар көтә. Биредә алардан бик зур игътибар һәм команда эшенең барлык күнекмәләрен куллану таләп ителә.

Старт һәм финиш зоналары ут җайланмалары белән җиһазланган, алар шушы караңгы төнгә матур бизәкләр өстиләр. Бөтен палата шәһәрчеге һәм каршылыкларның зур өлеше катнашучыларга һәм тамашачыларга уңайлы булсын өчен яктыртылган, моннан тыш, трассаны үтү алдыннан «герой»лар яктыртучы таяклар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International