Кибет 7, 8, 9, 10, 11 һәм 12 августта иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр эшләячәк. Алда – мәктәп чоры. Битараф булмаган алексеевскилылар хәйрия пунктына кием-салым гына түгел, ә мәктәп формасы, аяк киемнәре, канцелярия кирәк-яраклары да алып килә алалар, шул изге эш белән без балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкбез. Безнең барыбызның да матди мөмкинлекләребез чикле. Әмма алексеевскилылар һәрчак кыен хәлдә бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торалар. Әйдәгез, бу изге эштә дә актив катнашыйк.
Исегезгә төшерәбез, изге эшләр кибете Алексеевск штб, Северная урамы, 46 йортта урнашкан.