Алексеевск районында көндезге мөселман балалары җәйге мәктәбе ябылды

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Кызу июль көннәрендә Алексеевск мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен җәйге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру,
дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда бистәбезнең күп кенә балалары катнашты. Әйткәнебезчә, балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды.
Бирегә бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.
14 июль көнне тантаналы ябу чарасыннан балалар бер дә теләмичә генә таралды. Соңгы көнне малайлар азан әйттеләр, ә кызлар Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр, дога кылдылар.  
Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткереп, бала-чага: “Киләсе елга да киләчәкбез!” – дип шатлыкларын күңелләренә сыйдыра алмыйча елмаеп таралыштылар. Алексеевск мәчете лагеренә йөргән балалар  да шундый җылы һәм матур көннәрне сагыначакбыз, дип кайтып киттеләр.  
Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт:
– Бисмиллаһи әр рахмәнир рахим. Җәйге матур көннәрне балалар гына түгел, барлык кешеләр дә сагынып көтәдер. Матур җәй көннәрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен 15 ел рәттән мәчетебез каршында балалар һәм яшүсмерләр өчен дин, тәрбия, сәламәтлек яллары үтә. Анда теләге булган һәрбер бала  кабул ителде. Быел ул июль башларында башланып китте. Миңнегөл апалары һәм Фәния апалары пешергән иртәнге тәмле ашлардан соң балалар тәрбияви, әхлакый дәресләрдә гыйлем алдылар, төрле истәлекле чараларда катнаштылар.
Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Соңгы саубуллашу көнендә балаларга тәм-томнар таратылды. Мин үземнең исемемнән шундый чараларга чын күңеленнән, йөрәгеннән ярдәм иткән һәрбер мәрхәмәтле кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең киләчәк буын балаларыбыз исән-имин, әхлакый, тәрбияле булып, динебез, милләтебез өчен кирәкле әйбәт кешеләр булып үссеннәр иде. Әмин!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International