Татарстанлылар иң яхшы яшь белгечне сайлыйлар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы предприятиеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә республика һөнәри осталык конкурсы үткәрә. Чара  җитештерүчән хезмәтнең абруен һәм ролен күтәрүгә, һөнәр буенча иң яхшыларны билгеләүгә юнәлдерелгән. Конкурста ТР предприятиеләре һәм оешмаларының 29 яшькә кадәрге яшь белгечләре биш белгечлек буенча катнаша: “Кисеп металл эшкәртү” темасы буенча инженер-технолог, патент бирүче, предприятиедә рационализаторлык һәм уйлап табучанлык эшчәнлеген оештыручы, рационализаторлык эшчәнлеге буенча вәкил, яшьләр белән эшләү буенча белгеч. Конкурс документларын 2017 елның 1 октябренә кадәр “Һөнәри осталык конкурсына” билгесе белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы адресына (420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 нче йорт) җибәрергә кирәк. Конкурс турында  тулырак мәгълүматны www.sov-mol.tatarstan.ru сайтыннан белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International