Оренбург өлкәсе буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе, 2017 елның 7 июлендә Оренбург өлкәсендә мөгезле эре терлекләрдә йогышлы төерле дерматит (нодуляр дерматит) буенча ике имин булмаган пункт теркәлүен хәбәр итә.
Терлекчелектә төрле йогышлы авырулар булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр дә мал-туарларда була торган йогышлы авыруларны вакытында белеп, тиешле чараларын күрмәсәң, аның бик зур икътисади зыян китерүе ихтимал. Нодуляр дерматит әнә шундый йогышлы һәм куркыныч авыруларның берсе.
Бу авыру 1929 елдан ук билгеле булган, әмма Россия территориясендә ул беренче тапкыр 2015 елда Краснодар краенда теркәлде. Хәзер, әнә, ул үзенең барлыгын Самара өлкәсендә искәртте. Иң аянычлысы шул, бу өлкә чикләре Татарстаннан әллә ни ерак түгел.
Нодуляр дерматит авыруы ничек башлана? Лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар җилсенә, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла, терлек үлә.
Ә менә яңа туган бозауларда нодуляр дерматитны ачыклау кыен. Аларның тиреләре бозылмый, бары эчләре китә, бизгәк тота. Бу авыру мөгезле эре терлекләрдә генә булмый. Аның сарык, кәҗәләргә дә йогуы мөмкин. Кешегә бу дерматит йогу куркынычы янамый.
Бу авыруны районга кертмәс өчен йорт хайваннары булган кешеләр бик сизгер, күзәтүчән булуы, һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәве бик мөһим:
– тиешле документлары булмаган, чыгышын белмәгән терлекләрне читтән кертү тыела;
– яңа мал сатып алу, аннан яшь үрчем алу, терлек сую, итен сату турында дәүләт ветеринария күзәтүе органнарына хәбәр итәргә;
– ветеринария белгечләре килгәндә алар таләбе буенча тикшерүләр һәм вакцинация үткәрергә каршы килмәү;
– мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитның клиник билгеләре ачыкланган очракларда ашыгыч төстә2-63-47, 2-61-35 телефоннары буенча Алексеевск муниципаль районының ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.