Алексеевскида «Бергәләп булдырабыз!” социаль проекты дәвам итә

2017 елның 14 июле, җомга

Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр ”Бергәләп булдырабыз!” социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында район электр элемтәсенә бардылар.

Сату офисы бүлеге начальнигы Альмира Парамузова  танып-белү экскурсиясе үткәрде. АТСның ничек эшләве, предприятиедә нинди һөнәр ияләре  хезмәт куюы, аларның эшчәнлек өлкәсенә нәрсәләр керүе турында сөйләде һәм күрсәтте. Бөтен һөнәрләр нигездә  төгәл фәннәр: математика, физика, информация  белән бәйләнгән. Мәсәлән, дежур элемтә операторы “телефончы”  телефон станцияләренә, коммутаторларга хезмәт күрсәтә. Ул шалтыратулар, телеграммалар кабул итә. Шуңа күрә ул әдәпле, ягымлы, игътибарлы булырга тиеш.

Һөнәрләр турында сөйләгәннән соң балаларга линия-аппарат залын күрсәттеләр, анда төрле җиһазлар урнашкан. Альмира Парамузова  аңлаешлы итеп элемтә хезмәтләре эшенең принциплары турында сөйләде. Балалар терәк-мачта  җайланмасын (вышка) карадылар, бирегә Мегафон, МТС, Билайн кебек зур кәрәзле  элемтә компанияләренә сигналлар килә. Чара тәмамланганнан соң  балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International