Алексеевск районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив фаразы

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 5-7 июлендә һава шартларының кискен начараеп китүе турында доклад-консультация 

2017 елның 5-7 июлендә  Урта Идел буенда циклон барлыкка килү һәм көчәю уңаеннан Татарстан Республикасы территориясендә көчле, 5 июльнең икенче яртысында һәм 6 июль төнендә урыны белән бик көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен, боз явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20  метрга кадәр, 6 июльдә кайбер урыннарда 21-26 метрга кадәр.

Көнбатыш Кама аръягы буенча

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, томан, көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр; кайбер районнарда яшен булуы һәм боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба төнлә  секундына – 4-9 м, көндез 6-11 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә – +12..+16º, көндез максималь һава торышы –  +20..+24º. Узган тәүлекләрдә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде.

 

“Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге” Федераль казна учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр мониторингы һәм фаразлау бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International