Алексеевск бадминтончысы VIII җәйге Спартакиадада бронза призер булды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Алексеевск бадминтончысы Тимур Вәлиуллин укучыларның VIII җәйге Спартакиадасында   бронза призер булды.
21 июньнән 25 енә кадәр бадминтон үзәгендә укучыларның җәйге Спартакиадасы булып узды. Бирегә Россиянең 26 төбәгеннән 180 нән артык спортчы килде. Тимур Вәлиуллин Татарстан җыелма командасына керде, ул Казан егете Таймаз Гариев белән бергә парлы разрядта Спартакиаданың бронза медаленә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International