Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 4 июльдә район прокуратурасында традиция буенча Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне булачак.
Кабул итү эш вакытында Татарстан Республикасы Алексеевск районы прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан үткәреләчәк.
Прокурорлар бизнес-җәмгыять вәкилләренең хокуклары бозылуга тиз арада илтифат итүгә һәм йогынты ясау чараларының бөтен арсеналы ярдәмендә аларны ашыгыч төстә бетерүгә юнәлеш тоталар.
Эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итүе барышында кабул ителгән язма мөрәҗәгатьләр теркәлергә һәм билгеләнгән тәртиптә каралырга тиешләр.
Алексеевск районы прокуратурасында эшмәкәрләр эш вакытында иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр (төшке ял вакыты – 12 дән 1 гә кадәр) кабул ителәчәкләр. Үзең белән шәхесне раслаучы документ (паспорт) алып килергә. Белешү өчен телефон: 8(84341)2-55-43; 2-49-43.