2017 елның җәйге каникул көннәрендә Алексеевск районы территориясендә унтугыз мәктәп яны һәм “Фәнсәр” лагерьләре эшләячәк.
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә: янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында лагерьләрне кабул итү комиссиясе тарафыннан бөтен лагерь тикшерелә. Комиссия составына районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре керә. Чара барышында лагерь хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелә, бинаның, территориянең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирү-бирмәве тикшерелә. Аерым игътибар тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуына һәм төзеклегенә, биналарга, корылмаларга һәм каралты-кураларга, янгын сүндерү гидрантларына һәм күп кенә башкаларга килү-китү юлларының төзек хәлдә булуына бирелә. Бозулар ачыкланган очракта җитәкчеләргә аларны төзәтү өчен лагерьләр эшли башлаганчы ук күрсәтмәләр бирелде.
Хәзерге вакытта бозулар бетерелде, барлык лагерьләр янгын куркынычсызлыгы хәлендә торалар.