Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләргә профориентация бирү

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Балаларга һәм яшьләргә  һөнәри ориентация бирү алар белән эшләгәндә мөһим юнәлеш булып тора. Мәсәлән, “Бергәләп булдырабыз!” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр 2017 елның 21 июнендә нәфис әйберләр туку фабрикасына бардылар.

Балаларның  гаҗәпләнүенең чиге булмады: хәзер дә фабрикада бөтен эш кулдан, әле тагын фабрика ачылганнан бирле эшләүче кул станокларында башкарыла. Фабрикага 1927 елда нигез салына, дип исәпләнелә. Нәкъ менә шул вакытта беренче туку станогы пәйда була.

Балаларга эшләп чыгарыла торган әйберләрнең  төп ассортиментын: бизәкләп эшләнгән эскәтерләрне, тастымалларны, сөлгеләрне күрсәттеләр. Бөтен әйбер чын мамыктан һәм җитеннән эшләнә. Сирәк очрый  торган борынгы һөнәр белән бергә  балалар чит ил җиһазлары белән җиһазланган тегү цехының ничек эшләвен дә күрделәр.

Иң мөһиме, балалар тукучы һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Фабрика белгечләре үз эшләре: станокларның кирәкмәгәнгә туктап торуларына юл куймау, җепләрнең өзелүен тиз арада бетерү, брак җибәрмәү, җибәргән очракта аны тиз арада бетерү турында сөйләделәр. Фабрикада озак еллар эшләгән ханымнар әйтүенчә, бу иҗади һөнәр, шуңа күрә аны һәркем башкара алмый.

Экскурсия балаларда бик күп тәэсирләр калдырды һәм аларда мәктәпне тәмамлаганнан соң тукучылыкка уку теләге тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International