Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова Татарстан Республикасын Россия авыл хатын-кызлары комитеты утырышында тәкъдим итте

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

2017 елның 15-16 июнь көннәрендә Липецк өлкәсендә авыл хатын-кызлары комитетының киңәйтелгән утырышы булды, анда Россиянең 35  төбәгеннән 80 вәкил катнашты.

Татарстан Республикасын Алексеевск муниципаль районының Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова һәм  Биектау муниципаль районының  Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина тәкъдим итте.

 Чара авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм “2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” мәсьәләләренә багышланган иде. Катнашучылар Задонск, Усман һәм Хлевенск районнарында булдылар, анда социаль-мәдәни объектларны карадылар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бардылар, Россиянең иң яхшы авылы – Добровск районының Преображеновка авылы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International