Янгыннарсыз җәй!

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

2017 елның 17 июнендә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияче Маслова Н.В. “Янгыннарсыз җәй!” исемле викторина үткәрде. Әлеге чараның максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үзләрен хәвефсез тоту культурасын тәрбияләү иде.

Викторинада мәктәп лагеренә йөрүче нәни балалар катнашты. Викторинаның сораулары балаларның төрле фәннәрдән (әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья) белемнәрен үз эчләренә  алды. Табышмакларга җавап табу, әлбәттә инде,  балалар игътибарын янгын куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелде. Янгынны яки янгын куркынычсызлыгы халәтен тасвирлаучы әдәби конкурс (анда әсәрнең исемен һәм авторын искә төшерергә кирәк иде) кирәкле белемне беркетергә генә түгел, ә бәлки янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштырырга, балаларда кыюлык, батырлык һәм авыр хәлләрдә кешеләргә булышырга теләү кебек сыйфатларны үстерүгә омтылырга да булышты.

Аннары асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Балаларга асфальтта янгыннарсыз һәм һәлакәтләрсең дөньяны сурәтләргә тәкъдим иттеләр. Җылы, кояшлы көн яшь рәссамнарга матур рәсемнәрдә янгыннарны булдырмау һәм утка каршы көрәш турындагы уйларын асфальтка күчерергә ярдәм итте. Балалар төсле акбурлар белән асфальт мәйданчыкны янгын куркынысызлыгына багышланган коллажга әйләндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International