Анда балаларны газета-журналларга яздыру буенча элемтә операторы Елена Павловна Новикова җылы каршылады һәм аларны сортировкалау бүлегенә озатты. Балалар өчен мавыктыргыч экскурсияне сортларга аеручы Рыкова Люция Нәби кызы үткәрде, ул балаларга почта бүлекчәсенең эше турында сөйләде һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Биредә кеше күп эшли. Аларның эше бик кызык, җаваплы. Алексеевск почтасында сигез җаваплы, бик тә ягымлы һәм ачык йөзле почтальон хезмәт куя, алар халыкка төрле газета-журналлар, хатлар, открыткалар, кечкенә бандерольләр һәм посылкалар ташыйлар. Почта аша җибәрелгән әйберләр озак һәм җиңел булмаган юл үтеп, адресатларына барып җитсеннәр өчен аларны махсус “кием”гә төрәләр: хатларны конвертларга тыгалар, бандерольләр һәм посылкаларны әрҗәләргә салалар һәм кәгазьгә төрәләр. Хатлар язылган конвертларга имза куялар. Әгәр моны эшләмәсәң, хат адресатка барып җитми. Хатны конвертка салалар да, аңа марка ябыштырып, почта әрҗәсенә салалар. Аннары хатларны машина, поезд яки самолет белән башка почтага илтәләр, анда аларны почтальон зур сумкасына салып, адресланган кешесенә илтеп бирә.
Экскурсия азагында балаларга матур рәсемле журналлар һәм буйый торган китаплар бүләк иттеләр. Балалар экскурсиядән канәгать калдылар, почта хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр һәм тиешле белем алганнан соң почтага эшкә килергә вәгъдә бирделәр.