11 июньдә Алексеевск районы территориясендә ике янгын булды, зыян күрүчеләр юк.
Янгыннар бер үк көнне Речноеда һәм Биләрдә чыкты. Алар нәтиҗәсендә ике һәм бер фатирлы торак өйләр, каралтыларга зыян килде. Речноеда янгынның мәйданы – 144 кв. метр, Биләрдә 138 кв. метр тәшкил итте. Хуҗа кешенең тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүе, мунча мичен һәм аның төтен юлын ясаганда янгынга каршы режим кагыйдәләрен үтәлмәве янгыннарның сәбәбе булды. Ут чыгуны булдырмау һәм кешеләрнең һәлак булуына юл куймау өчен гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез: беркайчан да төзек булмаган электр үткәргеченнән файдаланмагыз, электр челтәренә артык йөкләнеш салмагыз, электр җылыткычлардан файдаланганда сак эш итегез, кабызылган көнкүреш электр һәм газ приборларын караучысыз калдырып чыгып китмәгез.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе генә чыкмый. Аның сәбәбе – ут белән эш иткәндә кешеләрнең гамьсезлеге һәм салкын каравы. Исерек хәлдә кеше үз-үзенә һәм кылган гамәлләренә контрольне югалта, шуның өстенә икенче кешенең тормышы өчен бернинди дә җаваплылык тоя алмый.