Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең хисап конференциясе

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

2017 елның 16 июнендә Яшьләр үзәгендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Чистай җирле оешмасының чираттагы хисап-сайлау  конференциясе булды.

Җәмәгать оешмасының Уставы нигезендә мондый конференцияләр ел саен үткәрелә. Сукырлар форумы Чистай һәм Чистай районы вәкилләрен генә түгел, ә бәлки Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Спас районнары вәкилләрен дә җыйды. Оешма җитәкчесе Р.Г.Гардиев хисап докладында узган елдагы эшчәнлеккә җентекле анализ ясады, авырлыклар һәм проблемалар турында да дәшми калмады, шулай ук киләчәккә бурычлар да билгеләде.

 Конференциягә Алексеевск районыннан күрү буенча беренче төркем инвалид О.К.Медвежонков барды. Ул район территориясендә яшәүче күрмәүчеләр төркемен җитәкли, алар белән генә түгел, ә Чистай җирле оешмасы белән дә даими элемтәдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International