Алексеевск районында өстәмә сайлаулар булачак

2017 елның 16 июне, җомга

Татарстан Республикасы Алексеевск  районының территориаль сайлау  комиссиясе 4 нче бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск  районының  Зур Тигәнәле авыл җирлеге Советы депутатын алда торган өстәмә сайлаулар турында хәбәр итә.

 4 нче бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск  районының Зур Тигәнәле авыл җирлеге Советы депутатын өстәмә сайлауларны билгеләү турында 2017 ел, 13 июнь, 250 нче санлы КАРАР.

1. 4 нче бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск районының  Зур Тигәнәле авыл җирлеге Советы депутатын өстәмә сайлауларны 2017 елның 10 сентябренә билгеләргә.

 2. Әлеге карарны “Заря” (“Таң”) газетасында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Алексеевск районының территориаль сайлау  комиссиясе сайтының “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәренә урнаштырырга.

 Алексеевск  районының территориаль сайлау  комиссиясе рәисе Р.Р.Хөснетдинов, Татарстан РеспубликасыАлексеевск  районының территориаль сайлау  комиссиясе сәркатибе Т.А.Ипатова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International