Алексеевск профессионаллары

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

“Алексеевскдорстрой” хезмәтчәннәре быел май ае уртасында Краснодар краенда булып узган “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында җиңүчеләр булдылар.

“Юл төзү машиналары” компетенциясендә берничә һөнәр тәкъдим ителде, һәм аларның һәркайсында мактаулы урыннарны “Алексеевскдорстрой”ның  яшь вәкилләре алды. Мәсәлән, “Автогрейдер машинисты”  Тимур Шершнев беренче урынга лаек булды, “Бульдозер машинисты” номинациясендә Илдус Хисмәтуллин, “Экскаватор машинисты”нда Эдуард Ермолаев, “Фронталь төягеч машинисты” номинациясендә Иван Мотылев призлы урыннарны алдылар.

Сүз уңаеннан әйткәндә, әлеге күләмле вакыйга 600 дән артык конкурсантны берләштерде. 75 номинация буенча 158 комплект медаль уйналды. Якташларыбыз “Транспорт комплексы” номинациясендә аерылып тордылар.

“Алексеевскдорстрой” – эре предприятие. Ул бик зур күләмле эшләнгән эшләре белән генә түгел, ә бәлки талантлы һәм уңышлы кадрлары белән дә горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International