Хокукларны электрон рәвештә теркәү турында «Татарстан 24» телеканалында

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24»  телеканалында “Актуаль  сөйләшү” программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Ада Зәйнуллина катнашында туры эфир булачак.

Татарстан Росреестры вәкиле документларны дәүләт теркәвенә һәм кадастр исәбенә электрон рәвештә тапшыруның өстенлекләре, әлеге хезмәттән ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләячәк, әлеге тема буенча тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Туры эфир телефоны: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55. Шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирегез.

Тапшыру кабатлап кичке 9 нчы яртыда һәм төнге 11 нче яртыда күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International