28 майда Алексеевск чик сакчылары, бөтен ил чик сакчылары кебек үк, үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Россия Федерациясе дөньяда иң озын чикләрне били. Бу чикләр иң элиталы гаскәрләрнең берсе – чик буе гаскәрләре сагында тора.
Илебезне саклаган һәм саклаучы алексеевскилыларны бу көнне Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев котлады.
Чик сакчыларыбыз бу бәйрәмнең “Күздән яшь китерә торган” бәйрәм икәнен онытмыйлар, Ватанын намус белән саклаган һәм дошманга бер сантиметр туган җирне бирмичә һәлак булган бөтен сугышчыны искә алалар.