Перинаталь үзәкләрнең эше – мөһим казаныш

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина ярдәме күрсәтүче мобиль үзәге эшли башлады. Беренче күчмә кабул итүләрне Алексеевск районының “Кайгырту” балалар приютында үткәрделәр. Бу “Бердәм Россия”нең “Балаларга – сәламәтлек” федераль партия проекты аркасында мөмкин булды.

Статистика буенча ятим балаларның нибары 2 проценты гына сәламәт.

Ятим балаларга ярдәм итү, мәктәп медицинасын  үстерү һәм перинаталь үзәкләр төзү турында  республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.

– Бер көн алдан “Балаларга – сәламәтлек” проектының җәмәгать советы утырышы Мәскәүдә булды. Эш планы нинди?

– Төп мәсьәләләр берничә иде. Беренче чиратта профилактик юнәлешне үстерү өчен нәтиҗәле ресурс булдырырга телибез. Авыруны дәвалауга караганда булдырмау яхшырак бит. Укучыларга медицина ярдәме күрсәтүне көчәйтергә, яшүсмерләр  медицинасын үстерергә, бу яшьтә балаларның авыруларга бигрәк тә бирешүчәнлеге турында аңлыйбыз без. Әлеге мәсьәләләр утырышта Валентина Матвиенко (“Балаларга – сәламәтлек” проектының җәмәгать советы җитәкчесе, РФ Федерация Советы Рәисе) тарафыннан күтәрелде.

Хәзер перинаталь үзәкләрне төзү һәм киңәйтү буенча актив эш алып барыла. Бу – бик мөһим казаныш. Россиядә бүгенге көндә 32 перинаталь үзәк төзелде, шуларның берсе – Татарстанда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International