2017 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан республика министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә иртәнге 10 нан көндезге 1 гә кадәр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казаншәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) Балаларны халыкара яклау көненә туры китереп, гражданнарга хокук ярдәме күрсәтү көнен үткәрү планлаштырылды.
Әлеге чараның максаты – балигь булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокук ярдәме һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балаларның хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасының адвокатлар конторасы вәкилләренең катнашуы күздә тотыла.