“Алексеевск чаң тавышлары” Чиркәү мәйданында бөтен республика кунакларын җыйды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан һәм бөтен Россия кешеләренең иң яраткан вакыйгасы – традиция буенча Алексеевскида уза торган кыңгырау чыңы фестивале булды.

Бүген “Алексеевск чаң тавышлары” Чиркәү мәйданында  Ватаныбызның барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән  правослау мәдәниятен бәяли белүче диндарларны җыйды. Кыңгырау чыңы фестиваленә кунак булып чаң кагучылар,  иҗади фольклор, бию коллективлары һәм артистлар, шулай ук руханилар килде.

 Алексеевскилыларны һәм фестиваль кунакларын сәхнәдән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Чистай һәм Түбән Кама Епискобы Пармен һәм районыбыз башлыгы Владимир Козонков сәламләде. Республиканың Хисап Палатасы Рәисе Алексей Демидов, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова  почетлы кунаклар булдылар.

Быел фестивальдә Россия, Белоруссия, Казахстаннан 60 чаң кагучы, шулай ук  дини һәм халык музыкасының 200 гә якын авторы һәм башкаручысы, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективы катнашты.

Россиянең мәдәни мирасы булган правослау кыңгырау чыңы сәнгатен саклап калу һәм үстерү өчен гаять зур эш башкарыла. Моны дәлилләп, бер көн алдан, 27 майда, шимбә көнне “Кыңгырау чыңы: тарих, традицияләр, хәзерге заман” исемле фәнни-гамәли конференция булып узды. Аның гамәли өлешендә кыңгырау чыңнары буенча мастер-класслар булды.

 Бу ел фестиваль өчен юбилей елы булды. Унбишенче тапкыр Алексеевскиның ачык күк йөзендә кыңгырау чыңнары яңгырады.

Ә хәзер Чиркәү мәйданында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның менә дигән номерлары белән шаулап-гөрләп концерт бара. Яшь талант, Казаннан килгән казакИван Шуваров кунакларны ачылу тантанасында шатландырды. Сүз уңаеннан әйткәндә, Ваня – зур экранның чын “йолдызы”. Ул беренче федераль каналда “Лучше всех” телешоуында катнашты.

“Казаклар бистәсе” (“Казачья слобода”) гадәттәгечә күп тамашачыны җыйды. Казаклар җырладылар, кылыч һәм камчы белән искиткеч шәп эш итә белүләрен күрсәттеләр.

Шулай ук “Осталар шәһәре” халык һөнәрләре әйберләрен сату ярминкәләре дә кунакларны сөендерде. Бәйрәм кичке концерт һәм салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International