Онытмагыз: интернет сатып-алу вакытында пин-кодны әйтү кирәк түгел. Соңгы вакытта, саклану чарасы буларак, интернеттан товар алган вакытта смс-хәбәр килә. Анда бер тапкыр кулланылышлы пароль язылган. Күпләр югалып кала, янәсе, алдакчылар эше түгелме? Әмма куркырга кирәкми, моны сезнең акчаны законсыз алудан саклау өчен банк җибәрә.
Халык күп очракта интернет аша сатып алу вакытында алдана. Күп очракта мондый күңелсез хәлләр карта хуҗаларының игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга.
Әйтергә кирәк, соңгы арада алдакчылар клиентка шалтыратып вакыт та әрәм итми. Баюның яңа ысулын уйлап тапканнар, әнә. Алар хәзер кәрәзле телефоннарга вируслар ата башлады. Кәрәзле телефонга рәхәтләнеп кереп утырган вирус, телефонга беркетелгән картаның балансын сорый. Шуннан соң исә үзенең төп эшенә керешә: картагыздагы акчаның соңгы тиененә кадәр кырып-себереп икенче счетка күчереп куя. Бу очракта каракның кулыннан тоту бик кыен, чөнки яңа гына килгән смс бик тиз юкка чыга бара.
Шулай ук смс аша да вируслы хәбәрләр килә. Кулланучы аны телефонына күчереп, сылтама буенча ялган сайтка эләгә һәм тагын акчасыннан коры кала.
Банк карточкасы таланган клиентлар прокуратурага шикаятьне яудырып кына тора. Шуңа күрә Татарстан Прокуратурасы каршындагы Җәмәгать советы банк карталарын куркынычсыз куллану буенча белешмәлек эшләгән. Анда банк картасын кулланганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге гади тел белән тәфсилләп язылган. Шулай ук карточкадан акчаны законлы “салдырган”да шикләнүләр туса, нишләргә кирәклеге адымлап аңлатылган. Белешмәлектә кулланучының үз рөхсәтеннән башка акча алынган очракта кая мөрәҗәгать итәсе дә ачык аңлатылган. Кулланырга уңайлы булсын өчен анда банк яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, документ үрнәкләре дә китерелгән.