Кичә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш, Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районннарына барды. Ул чәчү йомгакларына һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карауның оештырылуына йомгак ясады.
Алексеевск районында авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда министрга кыр эшләренең барышы турында сөйләделәр. Биредә сабан культуралары 54,5 мең га (99%)чәчелгән. Рапс чәчү төгәлләнгән, ул 1,7 мең га, бөртеккә кукуруз 3,5 мең га мәйдан били.
Марат Әхмәтов районда кыр эшләренең оештырылуына уңай бәя бирде. Аннары ул «Хәмитов» крестьян-фермер хуҗалыгына барды, анда ашлык саклагычны, ашлык киптергечне, тегермәнне, шепкән мае җитештерү цехын һәм терлек сую пунктын карады. Әлеге хуҗалыкта 2000 гектардан артык җир эшкәртәләр. Терлекчелек тә алга киткән. Биредә герефорд токымлы сыерлар асрала.