“Бердәм Россия”нең “Балаларга – сәламәтлек” партия проекты кысаларында республикабыз балалар клиник хастаханәсенең медицина ярдәме күрсәтүче мобиль үзәге эшли башлады. Авыр хәлдә яшәүче һәм ятим балаларга ярдәм бушлай күрсәтеләчәк.
“Бер төркем белгечләр атна саен район приютларына баралар. Әгәр шуннан соң дәвалану кирәклеге ачыкланса, балалар республика хастаханәсенә озатылачак”, – диде “Балаларга – сәламәтлек” проектының төбәк координаторы, хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев үз планнары турында.
Бүген Алексеевскида балалар белән травматологлар, хирурглар, эндокринолог, педиатр, стоматолог эшли. Белгечләрнең тикшерү һәм карау йомгаклары буенча һәр балага, яшен һәм ачыкланган патология профилен исәпкә алып, шәхси сәламәтләндерү планы төзелде.