Волонтерларның күңел җылысы

2017 елның 19 мае, җомга

2017  елның 14 маенда “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр янына аларга бәйрәм бүләк итү өчен Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары килде. Балалар студентларны колач җәеп каршы алдылар, яңа кешеләрне күргәч, шатлыктан йөзләре балкыды.

Балалар белән аралашу “Тешләрне чистарту һәм авыз куышлыгын карау” исемле лекция укудан башланды. Аларның очрашуга шат булулары  күренеп торды.

Әкият тамашаларын алар бигрәк тә сабырсызланып һәм зур кызыксыну белән көттеләр

Әкият персонажлары Королева, Эшләпәче, Мәче, Куян тәрбияләнүчеләр белән төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда ярыштылар, рәсем ясадылар, пазлалар җыйдылар, открыткалар ясадылар. Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, залда шау-шулы һәм күңелле булды, бәйрәм халәте сизелеп торды.

Очрашу студент-волонтерларның балаларга татлы бүләкләр, бассейн өчен җыелмалар, пазлалар бүләк итү; истәлеккә рәсемгә төшү һәм тәрбияләнүчеләрнең медицина университеты студентларын янәдән кунакка чакырулары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International