“Алтын каләм” республика фестивале

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

 “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXII республика фестивале Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты) катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Журналистлар берлеге тарафыннан түбәндәге максатларда үткәрелә:

– балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатын үстерү, яшь журналистларга, иҗади яктан сәләтле яшьләргә ярдәм итү;

  • талантлы яшьләрне ачыклау;
  • массакүләм мәгълүмат чаралары аша яшьләр, спорт һәм туризм проблемаларын хәл итү файдасына җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру;
  • физик культура һәм спорт чаралдары белән яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бу конкурс язарга яратучы кешеләр өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Бу – булачак журналистлар өчен зур тәҗрибә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International