Ачык ишекләр көнендә аграр колледжга бистә мәктәпләреннән йөзгә якын укучы һәм аларның әти-әниләре килде.
Уку процессы һәм студентларның укудан тыш эшчәнлекләре турында колледж директоры урынбасарлары Татьяна Свистунова һәм Татьяна Шерстнева сөйләде. Алар укучыларга колледж тарихы, биредә алырга мөмкин булган һөнәрләр, үзеңне спортта һәм башка иҗат эшчәнлегендә ничек ачарга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Балалар документларның 1 июньнән 26 августка кадәр кабул ителә башлавы турында белделәр. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинистлыкка, авыл хуҗалыгы механизаторы һәм повар-кондитер һөнәрләренә укырга бара алалар. Быел гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырырга була.