15 майда Ялкын авыл мәдәният йортында чара булды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

15 майда Ялкын авыл мәдәният йортында  Халыкара гаилә көненә багышланган чара булып узды. Бу көнне конкурс программасы үткәрелде, анда берничә гаилә катнашты. Болар – әниләр, әбиләр, карт әбиләр, балалар, оныклар һәм оныкчыклар.

Барлык конкурсларда да хәтта иң кечкенә балалар да катнашты. «Музыкальная веревочка», «Продолжи поговорку или пословицу», «Объяснялки», «Театр-экспромт» конкурслары үткәрелде, анда “Репка” әкиятен дә күрсәттеләр.

Шулай ук Назарова Оксана, Каштанова Флюраның кул эшләре күргәзмәсе һәм Ялкын авыл мәдәният йортының бәйләргә яратучылар клубы эше дә тәкъдим ителде. Конкурс программасы төгәлләнгәннән соң гаиләләр  – әлеге бәйрәмнең истәлекле открыткалары, ә балалар грамота һәм номинация буенча дипломнар белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм чарасының азагында чәй эчү оештырылды. Әлеге чарадан балалар һәм өлкәннәр бик канәгать калдылар һәм өйләренә әйбәт кәеф белән кайтып киттеләр.

Барысына да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез.

Мәдәният хезмәткәрләре Валерий һәм Любовь Илюшиннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International