Халыкара гаилә көне уңаеннан Алексеевск ЗАГСы бүлегендә Гайсиннар,Харитоновлар, Фоминнар, Майоровлар һәм Широбоковлар гаиләләре катнашты.
Алар барысы бергә бәхетле гаилә булдыру рецептын төзеделәр. Балалархыялларындагы өй рәсемнәрен ясаган арада әти-әниләре танышу тарихлары һәм гаилә гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында шул ачыкланды: матур гаилә нигезе ата-аналарны яратуда, бер-береңне хөрмәт итүдә, гаилә традицияләрен саклауда икән. Аннары ата-аналар балалары белән бергә "Бәхетле гаилә" өен төзеделәр. Өйнең нигезен дуслык тәшкил итте – гаиләнең һәр әгъзасы төзелешкә үз өлешен кертте һәм аңа символик кирпеч ябыштырды. Шуннан соң катнашучылар өйне мәхәббәт, аңлау, кайгырту, жылылык, ямь белән “тутырдылар”. Ә өйнең түбәсен яхшы кәеф тәшкил итте: катнашучылар зур бер түгәрәккә бастылар һәм аларның һәркайсы уң яктан күршесенең кулына кулын сузып, яхшы теләкләр теләде. Бәйрәм ахырында Алексеевск муниципаль районының Әтиләр советы рәисе Олег Фомин барысын да Халыкара гаилә көне белән котлап, гаилә учагы җылысын саклауларын, ир-атларга хатыннарының кадерләрен белүләрен, балаларына күбрәк игътибар итүләрен һәм аларга үрнәк күрсәтүләрен, ә менә балаларга әти-әниләренә яхшы ярдәмчеләр булуларын теләде.