Алексеевск районында агач утырту көне

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

29 апрельдә районыбызда чираттагы “Агач утырту көне” исемле “ яшел” акция узачак. Бу эштә катнашырга оешмалар, предприятиеләр , шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре чакырыла.

Республика парклары һәм яраткан почмакларыбыз яшеллеккә күмелсен өчен Биләр урманчылыгы  теләге булган бөтен кешегә әлеге акциядә катнашырга тәкъдим итә. Утырту материалын “Биләр урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе бушлай бирә.

 Сораулар белән 2-67-25 (Алексеевск участок урманчылыгы), 40-2-37 (Зур Полянка  участок урманчылыгы,  40-9-36 (Баганалы участок урманчылыгы),   43-3-78, 43-3-25 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International